10 июль көнне, икенде намазыннан соң, Буа районы Бикмураз авылы мәчетендә корбан ашы уздырылды.
Мәҗлесне авыл имамы Илдус хәзрәт Әсәдуллин башлап җибәрде. Ул авыл халкын корбан гаете белән котлады, авыл мәчетенә һәрдаим ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
“Госман” мәчете имам-хатыйбы Илсур хәзрәт Нуруллин икенде намазына хәтле үзенең үтемле вәгазе белән халыкның күңелен яулады, бикмуразлыларга имам-мөхтәсибнең тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Халыкны бердәм булып эшләргә чакырды.
Табын артында изге Коръән укылды, догалар кылынды. Халык корбан итеннән – учакта пешкән хашламадан һәм пылаудан авыз итте.