Буада – “Иманлы кыз” сәламәтләндерү чарасы

13 июль 2022 ел 09:09
Буада – “Иманлы кыз” сәламәтләндерү чарасы

Буаның “Әбү Хәнифә” мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен “Иманлы кыз” дип исемләнгән җәйге сәламәтләндерү чарасы оештырылды.

Ул 2нче июльдән 11нче июльгә кадәр дәвам итте. Иртәнге сәгать 8.30-дан 15.00-гә кадәр кызлар, ял итү белән беррәттән, дини гыйлем алдылар. Көн дә төрле темага вәгазь тыңладылар. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормыш юлы белән таныштылар. Дини белемнәренә карап, төркемнәргә бүленеп, хәрефләр өйрәнделәр, тәҗвид кагыйдәләрен үзләштерделәр, Коръән сүрәләрен укып, ятлап, күңелдән тапшыручылар да булды. Ислам дине кануннары буенча аруланырга да өйрәнделәр: тәһарәтне үзләштерделәр. Иң зирәк шәкертләр үз төркем мөгаллимәсе белән билгеләнде. Бүләген алды.

Дәрестән бушаган арада тәрбиячеләр кызларны төрле уеннар белән ял иттерделәр. Пикникка алып барып кайттылар, квест, ярышлар да уздырдылар.

Ике мәртәбә кайнар ризык белән туклану оештырылды. Иртәнге ашка – сөттә пешкән ботка, өйләгә исә аш әзерләнде. Алларында ипи, конфет, печенье өзелмәде. Көн дә җиләк-җимеш, яңа пешкән камыр ризыгы бирелде. Балаларга ашату бик ошады.

Саубуллашу сәгате якынлашкач, “Әйдәгез, кызлар!” конкурсы уздырылды. Бу чара балаларны әдәп-әхлак ягыннан тормышка әзерләү булды. Ул кунакларны ничек әзерләнеп көтеп алу, кунак итү һәм күркәм рәвештә озатуны уйнап күрсәтү булды. Кызлар үзләре карточка ярдәмендә “аш пешерделәр”, бергәләшеп “Цезарь” салаты ясап, матур итеп өстәл әзерләделәр, кунакларын күркәм рәвештә каршы алып, сыйлап, дога кылып, озатып калдылар. Балаларга бу конкурс бик ошады.

Аннан җәйге курсларны ябу булды. Башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясалды. Алда балаларны мәктәп көтеп тора дип, һәркайсына бер төрле җыелма: рюкзак, шопер, пенал, косметичка бүләк ителде. Кызлар бүләкне бик яратты. Шатланышып өйләренә кайтып киттеләр.

Аллаһ һәркайсыларыбыздан разый булсын. Изгелекләр кабул һәм дәвамлы булсын.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана