Буа мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

28 июль 2022 ел 17:25
Буа мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

28нче июль көнне Буа мәдрәсәсендә авыл һәм район имамнары җыелышы булып узды. Җыелышны Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хисамов ачып җибәрде. Җыелыш июнь аеның видеожурналын карау белән башланып китте. Илмир хәзрәт авыл имамнарына эшләрендә зур уңышлар теләде. Мөхтәсиб авылларда җәйге дини белем бирү курслары оештыру хакында да җиткерде.

Мөхтәсибәтнең матбугат бүлеген җитәкләгән 8нче мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин: “Авыл мәчетләрендә булган һәрбер чараны безгә җиткереп торыгыз”, – диде.

Җыелыш үзәк мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт тарафыннан дога кылу белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана