Кайбычта - шәкертләр Сабан туе

01 август 2022 ел 13:38
Кайбычта - шәкертләр Сабан туе

31нче июль көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендә укучы балалар өчен «Сабан туе» бәйрәме оештырылды. Әлеге чарада җәйге каникулларда рухи-сәламәтләндерү үзәкләрендә 18-30нче июль көннәрендә укып йөргән балалар, имамнар, укытучылар һәм Кайбыч районы хакимият башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы катнашты. Бәйрәмдә балалар чүлмәкләр ваттылар, йөгерделәр, капчык киеп йөгерделәр һәм мәхәллә исеме өчен аркан тарттылар. Нәни балалар өчен күбек чыгаргычлар таратылды һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.

Быел Кайбыч районының унөч мәхәлләсендә - Борындык, Шүшермә, Колангы, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Ябалак, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында рухи-сәламәтләндерү үзәкләре эшләде. Әлеге үзәкләрдә 250 бала ял итте һәм дини белемнәрен арттырды. Дәресләрне җирле имамнар һәм мәхәллә укытучылары алып барды һәм Казан шәһәренең “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Буа мәдрәсәсеннән килгән сигез шәкерт ярдәм итте. Шәкертләр Колангы, Борындык, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында дини практикаларын узып имамнарга ярдәм иттеләр. Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм итүче Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә, Кайбыч районы хакимияте башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улына, Җәләлиев Равил Гәрәфетдин улына, Гыйбадуллин Айдар Альберт улына олы рәхмәтләрен белдерә. Шулай ук оештыру эшләрендә ярдәм кулы сузган Кайбыч районы мәдәният йортына, спорт үзәге хезмәткәрләренә, имамнарга, укытучыларга һәм шәкертләргә дә олы ихтирамын һәм рәхмәтен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана