Кайбыч районында җәйге рухи-сәламәтләндерү үзәкләре эшләрен тәмамлады

01 август 2022 ел 17:29
Кайбыч районында җәйге рухи-сәламәтләндерү үзәкләре эшләрен тәмамлады

Кайбыч районында быел 13 мәхәлләдә 18-30нчы июль көннәрендә рухи-сәламәтләндерү үзәкләре эшләде һәм ул үзәкләрдә барлыгы 250дән артык бала дини сабаклар алды. Әлеге эшләрне башкару өчен ярдәмгә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе һәм Буа шәһәре мәдрәсәләреннән сигез шәкерт кайтты. Аларның дүртесе үзебезнең район шәкертләре иде. Дәресләр барышында балалар Коръән сүрәләре, догалар һәм әхлак-әдәп кагыйдәләрен өйрәнделәр.

Олы Кайбыч үзәк мәчетенә быел 46 бала йөреп дини белемнәрен арттырды. Балаларга дәресләрне "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укучы 3 шәкерт бирде. Балаларга чәй эчерү һәм шәкертләрне ашату чыгымнарын Җәләлиев Равил Гәрәфетдин улы үз өстенә алды. Укуларның соңгы көнендә балаларга дәрес вакытында алган балларына ярминкә дә оештырылды. 31нче июль көнне мәчетләргә йөреп, дини белем алган балалар өчен Сабан туе да үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100