Мөслимдә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

16 август 2022 ел 13:32
Мөслимдә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

13нче август көнне Мөслим мөхтәсибәте, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге “Бәхетле гаилә” проекты кысаларында күркәм чара оештырды. Ык елгасы ярындагы “Мәхәббәт утравы”на тормышның авырлыкларын да, гүзәллекләрен дә кулга-кул тотынышып 62 ел бергә бергә үткән Люция – Мияссәр Тәхауовлар, гаилә коруларына 47 ел булган Нурсинә – Расих Каюмовлар һәм яшь гаиләләр чакырылган иде. Мөслим районының Аксакаллар шурасы рәисе, Әсхәт мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Каюмов, Мөслим муницпаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Ранас кызы Бәдретдинова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәре Диләрә Марсель кызы Шакирова кунакларны сәламләп изге теләкләрен җиткерделәр, гаиләләр кыйммәте һәм әһәмияте, шәригать буенча гаилә төзү хакында сөйләделәр. Вәгазьләр, мөнәҗәт-шигырьләр, озак еллар дәвамында сыналган киңәшләр, берләшүгә уеннар белән аралашып барды бу мәҗлес. 12 төрле шифалы үләннәр, алар турында аннотация язылган өстәл бер генә кешене дә битараф калдырмады, һәр гаилә затлы итеп тегелгән җитен янчыкларга үзенә ошаган үләннәрдән шифалы чәй җыйды. Кунакларны Җәмигъ мәчетендә чәй өстәле көтеп тора иде. Биредә Фәрит хәзрәт үтемле итеп вәгазь сөйләде, Рифат остаз “Аралашу осталыгы” темасына мастер-класс күрсәтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана