Чаллыда – хәйрия ярдәме

27 август 2022 ел 16:07
Чаллыда – хәйрия ярдәме

26нчы август көнне шәһәребезнең “Нур-Ихлас” мәчетендә “В школу без забот” акциясен йомгаклау чарасы булып үтте. Әлеге проект 2017 елдан бирле ел саен “Ихлас” мәчете каршында эшләп килүче “Ихсан” хәйрия төркеме тарафыннан оештырылып килә. Аның кысаларында аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә иганәчеләр ярдәмендә яңа уку елы башында мәктәпкә әзерләнүдә булышлык күрсәтелә. Бу елны әлеге ярдәм 42 балага тапшылырды – аларның хәрберсенә мәктәп кирәк-яраклары алырга мөмкинлек биргән 2500 сум күләмендәге сертификатлар бүләк ителде. Чара барышында Яр Чаллы мөхтәсибәте каршындагы мәгариф бүлеге җитәкчесе Инсаф хәзрәт Сәүбанов Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин исеменнән балаларга уку елы башлану уңаеннан котлау сүзләрен һәм аларга изге теләкләрен җиткерде.

Әлеге проектны оештырган һәм аны әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә дә Аллаһның рәхмәтләре булсын.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана