Актаныш мөхтәсибәтендә имамнар өчен сәнгатьле сөйләм дәресе оештырылды

14 сентябрь 2022 ел 10:53
Актаныш мөхтәсибәтендә имамнар өчен сәнгатьле сөйләм дәресе оештырылды

Актаныш районының үзәк "Җәмигъ" мәчетендә дин әһелләре, авыл җирлекләрендәге имамнар, хәзрәтләр өчен сәнгатьле сөйләм юнәлешендә осталык дәресе оештырылды. Биредә "Актаныш-информ" иҗат төркеме дә хезмәт куйды, репортаж ясады.

Сер түгел, рухи, милли, дини тормышыбызның һәм мөселман җәмгыятенең мөһим мәсьәләләре имамнардан тора. Алар һәр иртә илләргә иминлек, туар көннәргә сәгадәт теләп моңлы азан яңгыраталар... Алар күркәм дини йолаларыбызны – сабыйга исем кушуны, никах укуны, Коръән мәҗлесләрендә изге аятьләрне мөселман кардәшләргә җиткерүне, яшьләргә дөрес үгет-нәсыйхәтләр бирүне үз өстенә йөкләгән. Күп кенә мәдәни һәм иҗтимагый чараларда да дин әһелләребез - шәрәфле кунаклар. Бу мөһим дә, җаваплы да вазыйфаларны тиешенчә, матур үтәү өчен яхшы дикция һәм яңгыравыклы тавыш кирәк. Дини дәрестә район имамнарын Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре укытты. Сорауларга җаваплар бирделәр.

Әлеге нәтиҗәле һәм мөһим проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, шәхсән аның җитәкчесе Марат Әхмәтов тәкъдиме белән Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мондый файдалы һәм күркәм чаралар Әгерҗе, Азнакай, Аксубай һәм Балтач районнарында да оештырылган.

Күнегүләрне дөрес ясарга өйрәтүче, киңәшләрен бирүче педагог ханымнар – Илсөяр Шиһапова һәм хезмәттәше Земфира Ибәтова да бу укытуларның әһәмиятен, хәзрәтләрнең һәм дин әһелләренең рәхмәтле булуын ассызыклады.

Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ". Автор фотолары

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана