Бу көннәрдә Югары Ослан районының Кызыл байрак авылы имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәренең 67нче номерлы мәктәбендә үткәрелгән чараларда катнашты. Бу чаралар әлеге мәктәпнең кадетлар корпусында укучы балаларга “Хәрби хезмәттә дуслык, ярдәмчеллек” дип аталган чыгышларга багышланган иде. Тимур хәзрәт – әфган сугышы ветераны, хәрби очучы. Ул булачак офицерларны Ватан алдындагы бурычлар, хәрби хезмәт тәртипләре һәм әфган сугышы вакыйгалары белән азрак таныштырып узды. Әлеге чараларны оештыручылар хәзрәткә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәренең 67нче номерлы мәктәбендә тантаналы чараларда катнашты
18 октябрь 2022 ел 14:45
![Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәренең 67нче номерлы мәктәбендә тантаналы чараларда катнашты](/netcat_files/631/825/4_2.jpg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/KursyTatarskogo_v.jpg)
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте татар телен өйрәнү дәресләренә чакыра
24 сентябрь 2020 ел 16:05
![](/netcat_files/631/825/B_gelm_Kursy.jpg)
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте “Ислам нигезләре” курсларын башлау хакында игълан итә
22 сентябрь 2020 ел 17:55
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы