Чаллы Яр мәчете Мәүлид аена багышланган "Без Мөхәммәд өммәте" исемле чара оештырды

31 октябрь 2022 ел 11:07
 Чаллы Яр мәчете Мәүлид аена багышланган "Без Мөхәммәд өммәте" исемле чара оештырды

29 нчы октябрьдә Чаллы Яр мәчете Мәүлид аена багышланган "Без Мөхәммәд өммәте" исемле чара оештырды. Чарада 6-12 яшьлек 60 бала катнашты. Рамазан хәзрәт балаларга Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормышыннан гыйбрәтле хикәя сөйләде һәм мөнәҗәтләр башкарды, балалар кушылып салават әйттеләр. "Тәрбия" үзәге остазлары балаларга Пәйгамбәребезнең ﷺ 40 яшенә хәтле булган тормышын шәүлә театрында күрсәтеп сөйләделәр. Иҗади өлештә балалар һиҗрәт вакыйгасын сәхнәләштерделәр. Интерактив уеннардан соң тәмләп пылау һәм самса белән сыйландылар. Чара күңелле квест, викторина һәм татлы бүләкләр белән тәмамланды.
Әти-әниләр, балалар чарадан бик канәгать калды, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чараны оештыруда катнашкан барлык кешеләргә дә Аллаһның рәхмәте булсын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана