Буа мөхтәсибәтендә – Әниләр көне

30 ноябрь 2022 ел 16:38
Буа мөхтәсибәтендә – Әниләр көне

29нчы ноябрь көнне Буа районы “Хаҗилар” мәчетендә Әниләр көне уңаеннан чара узды. Район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов авыл-шәһәрләрдән килгән әби-апаларны, остабикәләрне бәйрәм белән котлап вәгазь сөйләде. Мәчет имамы Фәһим хәзрәт сүрәләр укып, бәйрәм белән котлады. Мөслимәләр рәисе Нәзимә ханым Сөләйманова котлауларга кушылды, кунакларга сүз бирде. Авыл остабикәләре, аларның шәкертләре рәхмәтләр әйтеп, шигырьләр сөйләп, мөнәҗәтләр әйттеләр.

Нәзимә ханым районыбызда ислам дине үсешенә көч куючыларның: мөхтәсиб дәрәҗәсенә җитәрлек итеп тәрбияләп Илмир хәзрәтне үстерүче Рузалия ханымга, Шамил хәзрәтне күп авырлыклар аша үтеп, имам булырлык итеп тәрбияләүче Миңнеруза ханымга рәхмәт хатлары тапшырды. Гомер буе акъәбиләр булып яшәгез дип иңнәренә ак ефәк шәл япты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана