Мамадыш мәдрәсәсенең беренче курс шәкертләре, гарәп алфавитын тәмамлаганнан соң, мөгаллимнәре Рашит Гали улы җитәкчелегендә проект эше башкарды. Бу эшкә бик җитди һәм җаваплы карады. Гарәп хәрефләре турында кызыклы хикәяләр, хәтта шигырьләр дә язып чыктылар. Аларның иҗат җимешләре балалар өчен аеруча файдалы булачак. Чөнки белгәнебезчә, нәниләребез гыйлемне образлы фикерләү ярдәмендә яхшы үзләштерә. Биредә хәрефләрнең ясалышы, калын һәм нечкә хәрефләрнең кызыклы маҗаралары һәм башка хикәяләр хәтта зурларны да битараф калдырмый.
Мамадыш мәдрәсәсенең беренче курс шәкертләре проект эше башкарды
28 декабрь 2022 ел 13:37
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/KursyTatarskogo_v.jpg)
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте татар телен өйрәнү дәресләренә чакыра
24 сентябрь 2020 ел 16:05
![](/netcat_files/631/825/B_gelm_Kursy.jpg)
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте “Ислам нигезләре” курсларын башлау хакында игълан итә
22 сентябрь 2020 ел 17:55
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы