4нче февраль көнне, 21 ел элек Буа эчке эшләр бүлегенең 12 хезмәткәре үзләренең хезмәт вазифаларын үтәгәндә фаҗигале рәвештә вафат була. Шул кайгылы вагыйганы искә алып, районда искә алу көне булып үтте.
Әлеге чарада Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шакирҗанов Ленар Рәфикъ улы, Буа районы полиция житәкчесе Ренат Фиргать улы Хәсәнов, Буа иҗтимагый советы җитәкчесе Жәләлов Рәфикъ Гали улы, Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, протоиерей Иоанн Ткачук катнашты. Мөхтәсиб үзенең чыгышында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, хәзрәт Коръән укып дога кылды. Искә алу көнендә вафат булучыларның әти-әниләре, гаиләләре, якыннары катнашты.