Югары Осланда хаҗилар белән очрашу узды

21 март 2023 ел 15:00
Югары Осланда хаҗилар белән очрашу узды

17нче март  көнне Югары Ослан мөхтәсибәте Югары Ослан авылының “Салихҗан” мәчетендә хаҗилар белән очрашу үткәрде. Әлеге очрашуда район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин, авыл имамнары, хаҗилар, хаҗияләр һәм 2023нче елга хаҗ сәфәренә җыенучылар катнашты. Гали хәзрәт  үзенең чыгышында Диния нәзәрәтенең хаҗ бүлегенең эшчәнлеген, быелгы елда хаҗиларга булдырылган җиңеллекләр, хаҗда  булачак яңалыклар белән таныштырды. Чыгыш ясаучылар  җыелган халыкка хаҗ гамәлләрен үтәүдә мөмкинчелекләре  булган кешеләргә бу олуг фарызны үтәүне сәбәпсез кичектермәскә кирәклеген аңлаттылар, мөхтәсибәттә һәм хаҗ бүлегендә булачак хаҗилар өчен укытулар оештырылуын һәм халыкны кызыксындырган  күп санлы сорауларга җавап бирделәр. Чаралар кичке аш һәм җәмәгать намазы белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана