Чистайда хатын-кызлар өчен Рамазанга әзерлек дәресләре узды

21 март 2023 ел 17:19
Чистайда хатын-кызлар өчен Рамазанга әзерлек дәресләре узды

Чистай мөхтәсибәтенең Мөслимәләр берлеге өч атна дәвамында Рамазан аена багышланган чаралар уздырды. Дәресләр Ислам үзәгендә һәм “Иман” мәчетендә үткәрелде. Өч атна дәвамында Рамазан аена әзерлек һәм ураза тоту белән бәйле сораулар каралды. Дәресләрне Чистай мөхтәсибәте мөгаллимәләре алып барды.

Беренче лекциядә Рамазан ае фазыйләтләре, әлеге мөбарәк айга әзерләнү, изге гамәлләр кылу, башкарыла торган гыйбадәтләр кебек темалар күтәрелде. Тыңлаучылар 2 сәгать дәвамында рухи яктан әзерлек буенча белемнәрен арттырды.

Икенче очрашу “Рамазан аенда хатын-кыз” дип исемләнде һәм физиология белән бәйле мәсьәләләр, шул исәптән Коръән уку, дога кылу, зекер әйтү белән бәйле сораулар каралды.

Өченче кичә кешеләр белән мөнәсәбәтләр, сабыр булу һәм башка әдәпләргә багышланды.

Очрашулардан соң хатын-кызлар бер-берләренә әзерләп килгән бүләкләр биреште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана