Чүпрәледә мөселманнар Кадыкай абыз бабай кабере янына җыелды

26 май 2023 ел 14:35
Чүпрәледә мөселманнар Кадыкай абыз бабай кабере янына җыелды

Бүген, зөлкагъдә аеның 6нчы көнендә (26нчы майда), Татарстаннан һәм тирә-яктан килгән мөселманнар Чүпрәле районының Татар Тюки авылында Абыз бабай кабере янында җыелды.

Тарихи мәгълүматлар буенча, Кадыкай Абыз-бабай җирле остаз, ислам динен таратучы һәм хәтта дәвалаучы булган. Авыл халкы сөйләүләре буенча ул бу якларга Әстерхан өлкәсеннән бала булып килгән. Аның тагын бер абыйсы һәм апасы була. Абыйсы Әстерхан якларында, ә сеңлесе Чувашиядә җирләнгән. Монда Кадыкай җирле муллага ярдәм итә, йомышчы малай булып йөри. Кадыкайның дәвалау сәләтен күргәннән соң, аңа патша җирләр бүлеп бирә һәм йорт төзетә.

Озак еллар дәвамында каберлекне җирле халык карап торган. Соңгы елларда республика программалары нигезендә җитәкчеләр бу урынны төзекләндерделәр.

Чарада катнашучыларны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов сәламләде, алар әлеге рухи чараның әһәмияте зур булуын билгеләп үттеләр. Шулай ук Казаннан Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов катнашты.

Чарада Коръән сүрәләре, вәгазьләр укылды. Корбан итләре таратылды. Шулай ук, бирегә килгән халык корбан итләреннән пешерелгән ризыклардан авыз итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана