27нче июль көнне Буа мәдрәсәсендә авыл һәм район имамнары җыелышы булып узды. Җыелышны Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов ачып җибәрде. Илмир хәзрәт авыл имамнарына эшләрендә зур уңышлар теләде. Мөхтәсиб авылларда җәйге дини белем бирү курслары оештыру хакында да җиткерде, халык белән эш итәргә боерды.
Фәһим хәзрәт зират, “Чишмә” проектының эшчәнлеге белән таныштырды. Илсур хәзрәт Нуруллин Буадагы фонд, ятимнәргә, мәдрәсәгә ярдәмнәр килүен аңлатып узды.
Җыелыш үзәк мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт тарафыннан дога кылу белән тәмамланды.