30нчы сентябрь көнне “Туган авылым” комплексында Апанай мәчете каршындагы онлайн мәдрәсәдә Коръәнне өйрәнгән һәм имтиханнарны уңышлы биргән укучыларга сертификатлар тапшырылды. Бу мәҗлестә Рәсәйнең һәм Урта Азиянең төрле төбәкләреннән килгән 200гә якын укучы һәм мөгаллимәләр, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, ТР Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының баш киңәшчесе Әскәр Гатин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Гаяз Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Рәүф Йосыпов, Баязид Зәйдуллин, КИУ каршындагы Коръән хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Габдеррәшид хәзрәт Фәизов, Бөтендөнья Коръән хафизлары оешмасының Рәсәйдәге вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров һ.б. катнашты.
Апанай мәчете каршындагы онлайн мәдрәсәдә Коръәнне өйрәнгән укучыларга сертификатлар бирелде
02 октябрь 2023 ел 12:03
Соңгы яңалыклар
Кама Тамагы һәм Тәтеш мөхтәсибәтләре имамнары өчен чыгыш ясау осталыгы дәресләре үтте
22 ноябрь 2022 ел 10:11
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы