8 октябрьдә Буа мәдрәсәсенә өлкәннәр декадасы кысаларында Буа мөхтәсибәте белән берлектә өлкән буын вәкилләре җыелды. Җыелышта районның имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов тәбрикләү сүзләрен ирештерде һәм ислам динендә өлкән кешенең никадәр дәрәҗәле урын алып торганлыгын аңлатты. Мәдрәсә җитәкчесенең уку-укыту буенча урынбасары Радия ханым Халирахманова мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырды, мәчеттә укыткан абыстайларның эшчәнлеге дәвамлы булуын теләде. Районның хатын-кызлар берлеге рәисе Назимә Сөләйманова уку-укыту эшләрендә актив булган мөслимәләрне мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Чара мул табын артында дәвам итте.
Буа мәдрәсәсенә өлкәннәр җыелды
09 октябрь 2023 ел 17:57
![Буа мәдрәсәсенә өлкәннәр җыелды](/netcat_files/631/825/150ae850_b6b8_45bc_890c_4c502ab626db.jpg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/IMG_20210227_202235_629.jpg)
Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды
01 март 2021 ел 11:36
![](/netcat_files/631/825/02f688ac_fde3_4758_949f_389e9d534c43.jpg)
Мөслимәләр берләшмәсе Апаста татар халкының киләчәгенә багышланган җыенда катнашты
26 февраль 2021 ел 17:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы