Чүпрәле мөхтәсибәтендә вәгазь кичәсе узды

16 октябрь 2023 ел 16:56
Чүпрәле мөхтәсибәтендә вәгазь кичәсе узды

Рабигыль-әүвәл аеның 29 нчы көнендә (14 октябрьдә) Чүпрәле мөхтәсибәтендә район мәдәният йортында вәгазь кичәсе узды. Кичәне Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов ачып җибәрде.

Вәгазь кичәсенең кунагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, социология фәннәре кандидаты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин  булды. Аны тыңларга район мәхәлләләре имам-хатыйблары, район халкы, мөселманнар җыелды.

Кичә барышында ул Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләре һәм алар өчен ничек шөкер итү, үзеңә кылган яхшылыкка рәхмәтле булу турында сөйләде, тормыштан да мисаллар китерде.

– Аллаһының нигъмәтләре күп, санап бетерерлек түгел, – диде ул. – Беренче чиратта, безгә дин нигъмәте бирелгән. Һәр мөселман кешесе намаз укый, ураза тота, матди хәле мөмкинлек биргәннәре хаҗ сәфәре кыла ала. Без аякта йөрибез, күрәбез, ишетәбез – болар да, һава һәм су да – Аллаһ биргән нигъмәтләр. 

Хәзрәт Аллаһ биргәнгә шөкер итәргә, булганына канәгать булырга кирәклеген, шул ук вакытта адәм баласының хәләл көч белән алга омтылырга тиешлеген дә искәртте.

Очрашу ахырында чүпрәлеләр хәзрәттән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана