19нчы октябрь көнне Буа мөхтәсибәтенең Буа архивына мөхтәсибәттә сакланган фото-мәгълүматларны тапшыру чарасы узды.
Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов белән Буа мөхтәсибәтенең матбугат хезмәткәре Шамил хәзрәт Вәлиуллин 2014нче елдан бирле җыелган фото-видео архивны Буа архивына тапшырды. Бу дини мәгълүмат киләкчәккә, кызыксынган халыкка бер тарих иттереп сакланыр дигән өметтә калабыз. Буа архивы мөдире Буа мөхтәсибәтенең эшен уңай яктан бәяләде.