Буа шәһәренең “Хаҗилар” мәчетендә мәчет каршындагы курсларда белем бирүче укытучыларның киңәшмәсе үтте. Мөхтәсибәттә мөгаллимнәр белән җитәкчелек итүче Баһаутдинов Р.М. укыту алымнары, төрләре белән таныштырып, мисаллар китереп, аңлатып үтте.
Мәчетнең имамы Сөләйманов Фәhим хәзрәт мәчет эшчәнлеге, халыкны мәчеткә тарту ысуллары турында сойләде. Шушы мәчеттә укытучы Гөлсинә ханым укытуны ничек оештырулары, нинди юллар белән эшләүләрен сөйләде.
Аксакаллар шурасы рәисе Мөбарәкшин Кадим хәзрәт үз чыгышында төрле методик әсбапларга тукталды.
Укыту эше буенча ярдәмче Дөлфидә Мөхмәтнур кызы укытудагы үзенчәлекләргә игътибарны юнәлтте.