Җәлил хәзрәт Яр Чаллыда гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган дәрес уздырды

15 гыйнвар 2024 ел 11:11
Җәлил хәзрәт Яр Чаллыда гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган дәрес уздырды

Раҗәб аеның 3нче көнендә (14нче гыйнварда) Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Яр Чаллы шәһәренең “Нур-Ихлас” мәчетендә имамнар өчен никах һәм гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган дәрес уздырды. Ахшам намазыннан соң башланган чара кичке алтыларга кадәр дәвам итте.

Җәлил хәзрәт дәресне үзенә генә хас кызыклы һәм мавыктыргыч рәвештә, сөйләгәннәрен яшәештән алынган мисаллар белән дәлилләп алып барды. Имамнар, дәрестән бик мәгълүматлы булып, алган белемнәрен гамәлдә кулланырга әзер булып кайтып китте.

Моннан тыш, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Фоат хәзрәт Мөхәммәтовка озак еллар дәвамында Яр Чаллы мөхтәсибәтендә динне үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдереп, чапан бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана