Буада – кышкы спартакиада

04 март 2024 ел 19:49
Буада – кышкы спартакиада

3нче март көнне Буа мөхтәсибәте, якынлашып килүче Рамазан аен каршылап, Толымбай урманы янында кышкы спартакиада үткәрде.

Халык иртүк мәйданчыкка килә башлады. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов бәйрәмне ачып җибәрде. Фәһим хәзрәт Сөләйманов килүчеләргә уңышлар теләде. Ир-атларга, хатын-кызларга, балаларга билгеләнгән аерым урыннарда төрле эстафеталар: мәсәлән, балаларга күзне йомып җеп кисү, шар тутыру, куышып йөрү, ир-атларга гер күтәрү, аркан тарту, вакытка йөгереп килү, хатын-кызларга көянтә-чиләк белән кар ташу кебек уеннар оештырылган иде. Шундый күркәм чара үткәргән өчен беренче чиратта хакимият башлыгы Рәнис Камаретдиновка, Буа мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәновка, оештыручы Шамил хәзрәт Вәлиуллин һәм аның гаиләсенә, “Юность” спортсарае мөдире Айрат әфәндегә, алып баручы Әхмәдуллин Рөстәм кардәшкә, Измайловлар гаиләсенә, “Пуэр” кафесы хуҗасы Ләйсән ханыма, тренер Искәндәр Ильясовичка һәм матди ярдәм күрсәтүче иганәчеләргә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Каршылаган Рамазан аебыз гыйбадәттә, изгелек кылып үтсен. Амин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана