Чүпрәле районында җыен узды

03 июнь 2024 ел 09:20
Чүпрәле районында җыен узды

2024 елның 31 маенда Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында күркәм гадәт буенча Кадыкай Абыз бабайны искә алу чарасы узды. Әлеге дини җыен районда, аннан читтә яшәүче мөселманнарны бергә туплады. Чарада бик күп дин әһелләре катнашты. Бәйрәмнең кунагы тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институты доценты, мөгәллиме  Радик хәзрәт Зәбиров булды.Бу көнне Корьән сурәләре укылды, корбан итләре таратылды, мул табыннар әзерләнде.

Район башлыгы Марат Гафаров, чарага җыелучыларны сәламләп, дини бәйрәмнең рухыбызны, калебебезне ныгытудагы, ислам динен тотучыларны берләштерүдәге зур әһәмиятен билгеләде дип хәбәр итәләр районнан. Алга таба да шулай бердәм булып, телебезне, динебезне сакларга, үстерергә чакырды. Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов ел саен чараның тагын да күркәмләнә баруын әйтте, аны оештыруда зур өлеш кертүчеләргә рәхмәтләр белдерде.

Чыгыш ясаучылар, Кадыкай Абыз бабайның изге булуын ассызыклап, бу якларга ислам динен таратучы буларак килеп урнашуын билгеләп үтте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана