Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә имамнар һәм укытучы-мөгаллимнәр белән бергә киңәшмә уздырылды. Аның эшендә Азнакай районы башкарма комитетының эшләр идарәчесе Руслан Дәүләтшин катнашты һәм имамнар, остазларны яңа уку елы башлану, Мәүлид бәйрәме, Өлкәннәр көне белән тәбрикләде, дини кыйммәтләрне таратуда зур өлеш куйган остазларга олы рәхмәтен белдерде. Азнакай шәһәре һәм районы имам-хатыйбы Азат хәзрәт Талибуллин Коръән аятьләре, вәгазьләр укыды. Җыелышка килүчеләр Вәлиулла хәзрәт Галимовның “Хәләл һәм хәрам кәсеп”, һәм башка темаларга вәгазьләр тыңладылар, хаҗ сәфәренә баручыларның тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мәҗлес бәрәкәтле табын артында дәвам итте һәм Коръән укып, дога кылынып тәмамланды.
Азнакайда укытучылар киңәшмәсе узды
27 сентябрь 2024 ел 15:48
Соңгы яңалыклар
Кама Тамагы һәм Тәтеш мөхтәсибәтләре имамнары өчен чыгыш ясау осталыгы дәресләре үтте
22 ноябрь 2022 ел 10:11
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы