Татарстан Мөфтие Татарстаннан хаҗиларның беренче төркемен олы сәфәргә озатты

08 июнь 2023 ел 11:53
Татарстан Мөфтие Татарстаннан хаҗиларның беренче төркемен олы сәфәргә озатты

Бүген «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга баручы беренче төркемне — 48 мөселманны олы сәфәргә озатты. Диния Нәзарәте башлыгы белән очрашу очып китү терминалында узды.

Кардәшләр белән әңгәмә барышында Камил хәзрәт аларны сабыр булырга чакырды: 

- Сез тормышыгызда иң олы һәм иң мөһим сәфәрегезгә чыгасыз. Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисендә әйтелә: «Кем Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылса, талашмаса, гөнаһ кылмаса, яңа туган сабый бала шикелле гөнаһсыз килеш кайтыр». Талашмау һәм гөнаһ кылмау — хаҗ кабул булсын өчен ике зур шарт. Хаҗда сынаулар күп булыр, сабыр булырга кирәк. Бер тәваф вакытында 70 мең гөнаһ гафу ителә, ягъни дәрәҗәгез 70 мең тапкырга үсәчәк дигән сүз. Тәвафтан соң укылган дога кабул була, Җәмарәттә бер аткан таш өчен бер зур гөнаһ гафу ителә. Мондый мөмкинлекне хаҗ гына бирә, башка гыйбадәт бирми. Авыр булса да, сабыр итәргә кирәк. Шайтан яныгызда булыр, котыртыр, ә сез бирешмәгез. Изге җирләрдә күп итеп гыйбадәтләр кылыгыз. 

Мөфти хәзрәт шулай ук хаҗиларның сорауларына да җавап бирде. 

Бүген юлга кузгалган хаҗилар төркеме «ДУМ РТ Хаҗ» Татарстанның рәсми хаҗ операторы аша «Хадж-эконом» программасы буенча сәфәр кыла. Татарстанлылар Мәккәгә кушма маршрут белән китте: баштан алар «Flydubay» авиакомпаниясе белән Дубайга кадәр барачак, аннан изге җиргә уңайлы автобуска утырып җитәчәк. Шунысы әһәмияткә лаек, бүген «ДУМ РТ Хадж»ның 49-ар кешелек тагын 2 төркеме Мәскәүдән хаҗга китте. 

Барлыгы 2023 елда республикадан «ДУМ РТ Хаҗ» Татарстанның рәсми хаҗ операторы аша 1800 кеше хаҗ кылачак. Алар өчен «Эконом комби», «Эконом авиа», «Стандарт» һәм «ВИП» программалары эшләнде. Соңгы төркем 22 июньдә юлга чыгачак. Хаҗилар Татарстанга 5 июльдә кайта башлаячак. 

Хаҗиларны төрле белгечлектәге 20 табиб озата барачак: кардиолог, травмотолог, гинеколог, инфекционист һ.б. Барлык хаҗилар да ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясаткан.

Әзерлек барышында хаҗилар Татарстан мәчетләрендә махсус курслар кысаларында укулар узды. Лекцияләрдә имамнар аларга Согуд Гарәбстаны законнарын аңлатты, Хаҗ гыйбадәтен Хәнәфи мәзһәбе буенча кылу тәртипләрен сөйләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана