Коръәннең Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләре әзерләгән мәгънәви тәрҗемәләре Беларусь өчен җайлаштырып бастырылган

15 июнь 2023 ел 09:32
Коръәннең Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләре әзерләгән мәгънәви тәрҗемәләре Беларусь өчен җайлаштырып бастырылган

Беларусьта Мөселман дини берлеге тарафыннан 2019 елда Коръәннең Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләре әзерләгән рус телендә мәгънәви тәрҗемәләре бастырылып чыгарылган.  Беларусь белгечләре аны үз илләренең үзенчәлекләреннән чыгып җайлаштырганнар. Мисал өчен, галимнәр текстның аерым өлешләренә Хәнәфи һәм башка сөнни тәфсирләргә нигезләнеп өстәмә искәрмәләр куйган, шулай ук берничә фәнни-дини терминның язылышын үзләренчә тәкъдим иткәннәр. Моннан тыш, басма “Кур’ан. Перевод смыслов» дигән исем астында һәм үзгә тышлыкта чыккан.

“Калям Шариф”нең Беларусь өчен версиясен әзерләү эше 2019 елда, Татарстан мөфтие Минскка эшлекле сәфәре барышында аның электрон чыганакларын Мөселман дини берлегенә тапшырганнан соң башланган иде. Ул чакта Беларусь мөфтие Әбү-Бәкер Шабанович Камил хәзрәткә рәхмәтен һәм әлеге тәфсирне Белоруссия мөселманнары өчен дә аерым чыгарырга әзерлеген белдергән иде. Шул ук сәфәр барышында Камил хәзрәт аңа Татарстан Диния Нәзарәте тарафыннан халыкара стандартларга туры китереп әзерләнгән Коръән басмасының да электрон чыганакларын бирде. Нәтиҗәдә, 2020 елда Беларусьта Мөселман дини берлеге аны Президент Александр Лукашенко фонды өчен эксклюзив форматта чыгара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана