Татарстанда мөселман уку йортларына сәдака һәм зәкят бирү буенча онлайн-хезмәт эшли башлады

16 июнь 2023 ел 13:02
Татарстанда мөселман уку йортларына сәдака һәм зәкят бирү буенча онлайн-хезмәт эшли башлады

Диния Нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фонды Татарстанның мөселман уку йортларына финанс ярдәм күрсәтү буенча онлайн-хезмәт эшләде. Онлайн-сервис «Мәдрәсәгә игелек кыл – Сделай добро для медресе” исеме астында Фондның сайтында урнаштырылды һәм республикадагы 8 мәдрәсә, РИИ һәм КИУ файдасына читтән торып сәдака һәм зәкят бирү мөмкинлеген тудырды.

Теләгән һәркем әлеге уку йортлары үсешенә матди яктан ярдәм итә ала. Моның өчен сервиста аларның берсен сайлап алып, акчаны җибәрергә була. Хәйрия акчалары мәдрәсәләрнең матди тәэмин ителешенә, мөгаллимнәр һәм шәкертләр файдасына, кирәкле әдәбият, биналарны төзекләндерү, ашатуны оештыруга юнәлтеләчәк.

Остазлар һәм шәкертләргә сәдака бирү аеруча саваплы гамәлләргә керә, чөнки Аллаһы юлында гыйлем алу һәркем өчен фарыз булып тора, ә аны тарату һәм укыту Кыямәт көнендә олы дәрәҗәдә әҗерләргә лаек итә.

Татарстанның мөселман уку йортлары дини белгечләрне бөтен Россиянең мөселман җәмәгатьчелеге файдасына әзерли: биредә татар, рус һәм гарәп телле имамнарны һәм мөгаллимнәрне, мөселман, иҗтимагый, дәүләт оешмалары, дөньяви һәм дини уку йортлары өчен кадрларны укыталар.

«Мәдрәсәгә игелек кыл – Сделай добро для медресе” сервисы аша сәдакалар түбәндәге уку йортлары хисабына җибәрелә:

  • Әлмәт мәдрәсәсе
  • Буа мәдрәсәсе
  • Казанның Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә
  • Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе
  • Кукмара мәдрәсәсе
  • Мамадыш мәдрәсәсе
  • Урыссу мәдрәсәсе
  • Яр Чаллы мәдрәсәсе
  • Казан ислам университеты
  • Россия ислам институты
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана