Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме көннәрендә мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтә

28 июнь 2023 ел 18:39
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме көннәрендә мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтә

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Татарстанда Корбан бәйрәме көннәрендә гадәттәгечә мохтаҗлар өчен бик күп хәйрия башлангычларын тормышка ашыра. Аларга, дине һәм милләтенә карамастан, ярдәм күрсәтелә. Әлеге ярдәмне аз керемлеләр һәм күпбалалы гаиләләр, авырулар, балаларын ялгызы тәрбияләүче әниләр, өлкән яшьтәгеләр һәм социаль яктан якланмаган башка кешеләр ала. Корбан бәйрәме көннәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 4 тоннадан артык корбан итен таратырга ниятли. Бүген «Зәкят» хәйрия фонды, алдагы еллардагы кебек үк, С.Садыйкова, 6 йорт адресы буенча азык-төлек ярдәме күрсәтү буенча пункт эшчәнлеген җәелдереп, ит өләшә башлады. Өч көн эчендә 500 аз керемле гаиләгә 1,5 тонна корбан ите таратылачак. Шулай ук 300 килограмм ит Татарстанның 4 социаль учреждениесенә: Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписына, Татарстандагы инвалид балалар ата-аналарының «Забота» төбәк иҗтимагый оешмасына, «Мамы Казани» хәйрия фондына, диабет үзәгенә җибәреләчәк.

Моннан тыш, «Зәкят» фонды Корбан бәйрәме кысаларында мәчетләрдә Гарәфә көне уңаеннан хәйрия ифтарлары үткәрде. Алар кичә Казанның “Гаилә” һәм “Апанай” мәчетләрендә узды.  

Корбан бәйрәме көннәрендә «Зәкят» фонды мохтаҗларга башка төр матди ярдәм дә күрсәтә. Мәсәлән,  7 мохтаҗ кеше 600 000 сумнан артык финанс ярдәме алачак; Татарстанның Мамадыш мөхтәсибәте Ямаш авылының янгыннан зыян күргән мәчетен торгызуга 1 млн сумга якын акча биреләчәк. Шулай ук ДНР һәм ЛНРдан килеп, Казан шәһәренең һәм республика районнарында вакытлыча урнаштыру пунктларында яшәгән 500 качак шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе әйберләреннән торган 2 тонна гуманитар ярдәм алды; ә Казанның аз керемле кешеләренә 50 азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана