Кабан арты мәчете Гашурә уразасы тотучыларны ифтарга чакыра

27 июль 2023 ел 15:46
Кабан арты мәчете Гашурә уразасы тотучыларны ифтарга чакыра

Бүген, Мөхәррам аеның 9нчы көнендә, Казан шәһәренең Кабан арты мәчетендә “Имам Әбү Хәнифә гакыйдәсе” темасына лекция узачак. Аны Казан ислам университеты мөгаллиме Әхмәд хәзрәт Әбү Яхъя алып бара. Очрашуга керү ирекле. Башлана сәг. 19.00-дә. Хатын-кызлар өчен дә лекция тыңлау мөмкинлеге тудырыла. Адрес: Һади Такташ ур., 26.

Лекция тәмамланганнан соң Кабан арты мәчетендә Гашурә уразасы тотучылар өчен кичке сигездә авыз ачу мәҗлесе узачак. Ифтар шулай ук иртәгә дә, Мөхәррам аеның 10-нчы көнендә дә үткәреләчәк. Ифтар барлыгы 50 ир-ат өчен әзерләнә. Сөннәт буенча, Мөхәррам аеның 9-10нчы яки 10-11нче көннәрендә ураза тоту киңәш ителә.

Пәйгамбәребез ﷺ Гашурә уразасы турында болай дигән: “Үткән ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп була” (Сахих Мөслим).

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казанда 28нче июль көнне ифтарлар шулай ук Апанай һәм “Рауза” мәчетләрендә дә үткәреләчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана