Татар-мөселман исемнәренең яңа сүзлеге дөнья күрде

16 август 2023 ел 08:53
Татар-мөселман исемнәренең яңа сүзлеге дөнья күрде

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында “Хозур” нәшрият йортында “Исемнәр китабы” табадан төште. Ул 2020-2023нче елларда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы тарафыннан әзерләнгән хезмәт булып тора. Китап иң зур сүзлекләрнең берсе, аңа 8500ләп исем кертелгән. Аны әзерләү һәм нәшер итүнең төп максаты гаилә кыйммәтләрен һәм татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау белән бәйле.

Татар-мөселман исемнәренең яңа китабын булдыру мәсьәләсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы утырышларында күтәрелгән иде. Дин әһелләре хәзерге вакытта татар-мөселман исемнәре сүзлегенә ихтыяҗ зур булуын, соңгы тапкыр басылган сүзлекләрнең китап кибетләрендә гомумән калмавына, интернет челтәрендә татар исемнәренең төгәл аңлатмалары булмавына борчылуларын белдерделәр. Әлеге мәсьәләнең актуальлеге соңгы елларда татар халкына чит телләрдән килеп кергән исемнәрнең мәгънәләрен өйрәнү зарурлыгы белән дә бәйле булды.

Гомумән алганда, Нәзарәттә ата-аналар үз балаларына матур мәгънәле исемнәр эзләп тапсын өчен зур игътибар бирелә. Заманында үз хезмәт тәҗрибәсеннән чыгып Татарстанның беренче казые Габделхак хәзрәт Саматов та татар-мөселман исемнәре сүзлеген әзерләп бастырган булган. Шул вакыттан бирле мәхәлләләрдә хезмәт куючы җирле имамнар белән бергәлектә еш бирелә торган исемнәрне анализлау буенча зур эш алып барылды. Имамнар үз мәхәлләләрендә бернинди мәгънә белдермәгән яки татар-мөселман традицияләренә туры килмәгән исемнәрне кушу шәригать күзлегеннән рөхсәт ителмәве хакында аңлату эшләрен киң җәелдерде. Исем кушу тәртипләре шулай ук Нәзарәтнең имам-хатыйблары тарафыннан “Гыйбадәт һәм дини йолалар үткәрү” турындагы Нигезләмәдә дә билгеләнгән.

Дөнья күргән яңа “Исемнәр китабы”нда татар халкында кушылган күркәм исемнәр, аларның русча язылышы, татар, гарәп, фарсы яки төрки телләрдә сакланган мәгънәсе бирелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, китаптан хәзерге вакытта кулланылыштан төшеп калган, мәгънә белдерми торган, ислам диненә муафыйк булмаган, начар мәгънә белдергән исемнәр яки тупас мәгънәле исемнәр төшереп калдырылды. Барлыгы 5500 ир-ат исеме, 3000ләп хатын-кыз исеме кертелде. Сүзлекне әзерләгәндә нигез итеп күренекле тел белгече Гомәр Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли?” китабы алынды.

“Исемнәр китабы”н киләчәктә һәрбер имамның өстәлендә булдыру ниятләнә. Мәчеткә балага исем куштырырга килгән һәрбер гаилә һич икеләнмичә әлеге китапта бирелгән исемнәр арасыннан күңеле якын күргәнен үз баласына куштыра алачак. Исемнәр сүзлеге шәҗәрә төзүчеләр, нәсел-нәсәп тарихы белән кызыксынучылар өчен дә файдалы булачак.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана