16 сентябрьдә Татарстанда уктан ату буенча "Туган батыр” II Бөтенроссия турниры уза

01 сентябрь 2023 ел 12:24
16 сентябрьдә Татарстанда уктан ату буенча "Туган батыр” II Бөтенроссия турниры уза

2023 елның 16 сентябрендә Алабуга шәһәрендә уктан ату буенча “Туган батыр” II Бөтенроссия турниры уза. Ярыш өчен федераль әһәмияттәге «Алабуга шәһәрчеге» мәдәни мирас объекты территориясе сайлап алынган. Турнирда катнашучылар, табигать белән хозурланып кына калмыйча, палаткалар шәһәрчегендә яшәп, күчмә халыклар мәдәнияте белән дә таныша алачак.

Анда һәркем дуслар һәм фикердәшләр таба, зирәк остазлардан үгет-нәсыйхәт туплый, һәм турнирның 40 мең сумлык төп призы өчен көч сынаша алачак. Приз фонды 200 мең сумны тәшкил итә.

Турнирны оештыручылар: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мөхтәсибәте, Алабуга шәһәре һәм Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Казан шәһәренең «Туган авылым» милли-туристик комплексы, Башкортстан Республикасының “Мәргән уксы” атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы; «МАКСАТ» ир-атлар спорт клубы, Татарстан Республикасының җәядән ату федерациясе.

Турнир халыкларның тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын пропагандалау һәм өйрәнү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; яшьләрне даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү; уктан атуны популярлаштыру; Татарстан Республикасында вакыйгалар туризмын үстерү; Татарстан Республикасы һәм Россия күләмендәге ярышларда Россия Федерациясен тәкъдим итә алучы югары квалификацияле җәядән атучыларны ачыклау, әзерләү һәм камилләштерү максатларында үткәрелә.

Турнирда Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, 10-15 яшьлек балалар катнаша ала. Укчылар милли тарихи костюмнардан булырга, үзенең угын, җәясен һәм ук салу җайланмасын алып килергә тиеш.

Турнир башланыр алдыннан, анда катнашучыларга кагыйдәләр белән танышырга һәм уктан ату вакытындагы куркынычсызлык техникасын мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә кирәк булачак.

Ярыш җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы, еракка сөңге ату кебек VIII этапта уза. Икенче турнирның яңалыгы шунда: быел ярышта сөңге ату кебек яңа этап кертелә. Призлы урын алучыларның күрсәткечләре бертигез булганда, җиңүчене ачыклар өчен, тагын бер тапкыр уктан атып караячаклар. Бу “Җәя кереше” этабы дип атала.

Турнирда катнашу өчен заявкалар максат.рф сайтында 2023 елның 10 сентябренә кадәр кабул ителә.

Турнирның вакыты һәм урыны: 16 сентябрьдә 9:00 сәгатьтә "Алабуга шәһәрчеге" (Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре). 15 сентябрьдә үк килеп, алдан палаткалар шәһәрчегенә урнаша торырга да мөмкин.

Ярышта катнашу шартлары белән тулырак язмага беркетелгән Нигезләмәне укып белергә мөмкин.

Элемтәгә керү өчен:

Турнир директоры: Илнур Газыймов, тел. +7-927-040-13-08

Ярыш буенча координатор: Камил Шәрәфетдинов, тел. +7917-924-12-84.

2022 елда I турнир кызыклы булды. Анда Дагыстан, Башкортостан, Удмуртия Республикаларыннан, Әстерхан һәм Самара өлкәләреннән, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Татарстан район һәм шәһәрләреннән 65 укчы катнашты. Ярышны 7 мең кеше тамаша кылды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана