Мөфти һәм башка хәзрәтләр хәйрия йөгерешендә катнашты

03 сентябрь 2023 ел 11:23
Мөфти һәм башка хәзрәтләр хәйрия йөгерешендә катнашты

Бүген, сафәр аеның 18нче көнендә (3нче сентябрьдә), Татарстан  мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  “Приют человека” проектының 5 еллыгына багышланган “Беги! Корми! Живи!” дип исемләнгән хәйрия йөгерешендә катнашты. Әлеге чара Яшел үзән шәһәренең “Маяк” спорт комплексында узды. Йөгерештә шулай укЛаеш имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов һәм Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов та катнашты. Хәзрәтләр 5 чакрым араны йөгереп узды. 

Ярыш кысаларында “Приют человека” проектыннан бушлай кайнар ризык тарату оештырылды. Шулай ук теләгән һәр кеше үзе белән кием алып килеп, мохтаҗларга тапшыра алды.

Йөгерешне “Меценаты” бизнес-берләшмәсе Яшел үзән районы хакимияте белән берлектә хәйрия эшчәнлеген популярлаштыру, яңа резидентлар җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкны физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә чакыру, массакүләм спортны үстерү, “Приют человека” проекты эшчәнлегенә игътибар җәлеп итү максатыннан уздырды.

Биш ел эчендә Татарстан буенча мохтаҗларга 1,5 млн порциядән артык кайнар ризык таратылган, 37 мең кеше төн кунган һәм кием алган. "Приют человека" пунктлары Казанда гына түгел, башка мөхтәсибәтләрдә дә имамнар ярдәме белән эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана