Нәзарәттә Казыйлар Шурасы утырышы узды

04 сентябрь 2023 ел 11:35
Нәзарәттә Казыйлар Шурасы утырышы узды

Бүген, Сафәр аеның 19 нчы көнендә (4 сентябрьдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар Шурасының чираттагы утырышы узды. Җыелышны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Утырышта казыйлар халыктан кергән һәм казыйлар карар чыгаруны таләп иткән көнүзәк мәсьәләләрне карады. Нигездә алар ир белән хатын аерылышу һәм мал бүлү белән бәхәсле мәсьәләләргә кагылышлы иде. Мөфтиятнең Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Хәнәфи мәзһәбе дини мирасына таянып, төбәк казыйларына әлеге мәсьәләләрне тәфсилләп аңлатты. 

Җәлил хәзрәт Фазлыев киңәшмә барышында Казыйлар шурасының чираттагы күчмә утырышын Чистай шәһәрендә Саматов укулары кысаларында үткәрергә тәкъдим итте. Әлеге укулар беренче казый Габделхак хәзрәт Саматовның дини мирасын барлау һәм эшчәнлеген өйрәнү өчен оештырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана