Грозныйда Татарстан киносы көннәре кысаларында “Ибн Фадлан” фильмы күрсәтеләчәк

20 сентябрь 2023 ел 15:44
Грозныйда Татарстан киносы көннәре кысаларында “Ибн Фадлан” фильмы күрсәтеләчәк

27нче сентябрьдә Чечня Республикасында ТР Мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан киносы көннәре башлана. Әлеге чаралар вакытында Грозныйда “Ибн Фадлан” фильмы күрсәтеләчәк. Шулай ук Татарстанда төшерелгән “Мулла”, “Тарлан”, “Без – 41нче ел балалары” кинокартиналары тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республикасы киносы көннәре татар мәдәнияте һәм кинематографиясе белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Тамашачылар “Ибн Фадлан” фильмын 28нче сентябрьдә “Киностар” кинотеатрында күрә алачак.

“Ибн Фадлан” фильмы Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан төшерелде. Фильм РФ Мәдәният министрлыгыннан прокатка чыгу таныклыгы алды.

Документаль-нәфис кинолента Багдад илчелеге составында Идел буе Болгар дәүләтенә килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юлъязмаларына нигезләнеп әзерләнгән. Илчелекнең килүе Идел буе Болгарстанының 922нче елда ислам динен рәсми дин буларак кабул итүе белән бәйле.

Фото: фильмнан күренеш.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана