“ДУМ РТ Хаҗ”дан отышлы тәкъдим: 10нчы ноябрьгә кадәр юлламаны алып калырга өлгерегез

27 октябрь 2023 ел 09:47
“ДУМ РТ Хаҗ”дан отышлы тәкъдим: 10нчы ноябрьгә кадәр юлламаны алып калырга өлгерегез

Татарстанның “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы 2024нче елда хаҗ кылу өчен гаризалар кабул итә: юлламаларны алу тулы көченә бара. 10нчы ноябрьгә кадәр генә “ДУМ РТ Хаҗ” махсус бәяләр буенча хаҗга юллама тәкъдим итә! Һәр программага 10 урын бүлеп бирелә.

Татарстанда хаҗ кылу өчен 4 программа эшләнде. Аларның бәяләре – 4500 доллардан алып 11600 долларга кадәр. Бәяләр кунакханәнең дәрәҗәсе һәм Әл-Хәрәм мәчетенә ераклыгына, сәфәрнең озынлыгына, маршрутның төренә (очкыч белән яки очкыч+автобус), туклануга (2 тапкыр яки швед өстәле), юлламага корбанның һәм башка хезмәтләрнең кертелүенә карап билгеләнә. Ләкин нинди бәядән булудан карамастан, барлык юлламалар да үз эченә юл һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә һәм Минада тору һәм туклануны, медицина хезмәтен, гарәп, татар һәм рус телле, шәригать белемле имамның – төркем җитәкчесенең озатып йөрүен, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын күздә тота. Хаҗи комплектына кирәкле әдәбият һәм букча керә.

Изге җирләргә турлар Казаннан һәм Мәскәүдән түбәндәге программалар буенча оештырыла:

“Эконом комби” – 4500 доллардан башлана (махсус бәя буенча 4300 доллардан).

“Эконом авиа” – 5000 доллардан башлана (махсус бәя буенча 4900 доллардан).

“Стандарт” – 5800 доллардан башлана (махсус бәя буенча 5500 доллардан).

“ВИП” – 11 600 доллар* (акция буенча 10990 доллар*) (*бу бәягә 4 урынлы кунакханә номеры кертелгән).

“ДУМ РТ Хаҗ” гомрә һәм хаҗны оештыру буенча күпьеллык тәҗрибәгә ия һәм гыйбадәтне мөмкин кадәр уңайлы шартларда хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес рәвештә башкаруны гарантияли. Моның өчен сәфәр алдыннан Нәзарәт белгечләре булачак хаҗиларга онлайн һәм офлайн рәвештә дәресләр бирә: аларга хаҗның тәртипләре, чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һ.б. аңлатыла. Аралашу Zoom, WhatsApp һәм Telegram аша алып барыла.

Хаҗга гариза бирү яки урынны алып калу өчен +7 843 21-21-300, +7 800-555-92-10 телефоннарына шалтыратырга мөмкин. Шулай ук сорауларны WhatsApp и Telegram аша +7 966-240-53-96 һәм +7 965-589-82-30 телефоннарына мөрәҗәгать итәргә була.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана