Казанда Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачыла

13 ноябрь 2023 ел 16:54
Казанда Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачыла

16 ноябрьдә Казанда Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачыла. Биредә 2021 елдан 2023 елга кадәр төзелеш эшләре алып барылган, мәчетнең иске бинасы сүтелеп, гомуми мәйданы 1 000 кв. метрдан артып киткән, яңа мәчет һәм мәдәни үзәктән торган комплекс төзелгән.

Зур намаз залы якынча 300 намаз укучыга исәпләнгән. Икенче катта хатын-кызлар өчен зал урнашкан. Мәчеттә шулай ук төрле кабинетлар, тәһарәтханә бар. Комплексның уку сыйныфлары һәм ашханә белән җиһазландырылган ике катлы ягында ислам мәдәнияте үзәге урнашкан. Яңа мәчет һәм мәдәни үзәк эшчәнлеге яшьләрдә әхлакый сыйфатларны формалаштыруга һәм традицион кыйммәтләрне торгызуга юнәлдереләчәк.

Мәчет проекты авторы - архитектор Искәндәр Еникеев. Мәчет архитектурасы өч ак гөмбәзне үз эченә ала. Тышкы яктан да, интерьерда да ак төс өстенлек итә.

Комплексны төзүгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, танылган меценат Рөстәм Латыповның тол хатыны Разия Еникеева зур өлеш керткән.

Ачылышның көне һәм урыны: 2023 елның 16 ноябре, 11:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Ютазы урамы, 8а, к1 адресы буенча.

ММЧ вәкилләре +79655883326 телефоны буенча аккредитацияләнә, “Ярдам – Помощь» гомуммилләт хәйрия фонды матбугат үзәге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана