Балтач Үзәк мәчетенә 30 ел тулу билгеләп үтелде

14 декабрь 2023 ел 15:15
Балтач Үзәк мәчетенә 30 ел тулу билгеләп үтелде

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 1нче көнендә (14нче декабрьдә), Балтач Үзәк мәчетендә 2023нче ел нәтиҗәләренә багышланган еллык мөхтәсибәт утырышы үткәрелде. Ул Үзәк мәчет ачылуга 30 ел тулуга багышланды. Әлеге җыелышта Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Теләче, Саба, Кукмара районы мөхтәсибләре, эшмәкәрләр, Балтач районы хәзрәтләре һәм абыстайлары, укытучылар, Үзәк мәчет мәхәлләсе халкы катнашты. Үзәк мәчет юбилее уңаеннан 30 ел дәверендә мәчеттә эшләгән имамнар һәм хезмәткәрләр хөрмәтләнде, аларга мөфтият һәм мөхтәсибәт исеменнән медальләр, рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Алга таба очрашу дини вәгазьләр белән дәвам итте.

Балтач Үзәк мәчете 1994нче елның 12нче гыйнварында эшли башлаган. Ачылган көннән биредә мәчет каршындагы укулар үткәрелә. Соңгы елларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү юнәлеше барлыкка килде. Балтач Үзәк мәчете каршында “Мәгърифәт мәркәзе” рухи-мәгърифәтчелек үзәге эшли. Биредә шулай ук Милли мәгариф музее бар.

Бүгенге көндә Балтач мөхтәсибәтендә 44 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана