Тукай мөхтәсибәте "Игелек кыл!" марафонында катнашты

15 декабрь 2023 ел 12:24
Тукай мөхтәсибәте "Игелек кыл!" марафонында катнашты

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Тукай мөхтәсибәте "Игелек кыл!" марафонында катнашты. Марафон 1-12 декабрьдә Тукай районында авыр тормыш хәлендә калган, сәламәтлеккә туймаган кешеләргә турыдан туры ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды. Аерым алганда, имам-мөхтәсиб Инсаф хәзрәт Сәүбәнов районның барлык имамнары исеменнән мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче Мансуровлар гаиләсенә душ кабинасы сатып алу өчен сертификат тапшырды.

Шулай ук марафон кысаларында Инсаф хәзрәт Сәүбәнов махсус хәрби операция зонасында солдатлар тарафыннан оештырылган музей фондына Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында күпләп бастырылган «Казан басмасы» репринт басмасын; татар һәм рус телләрендә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмаларын тапшырды. Әлеге басмалар Нәзарәт белгечләре тарафыннан әзерләнгән.

Фотосурәт – Тукай мөхтәсибәтеннән. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана