Нәзарәт Рамазан аена биналарны бизәп куярга чакыра. Иң яхшы бизәлешкә – хаҗ юлламасы!

01 февраль 2024 ел 11:30
Нәзарәт Рамазан аена биналарны бизәп куярга чакыра. Иң яхшы бизәлешкә – хаҗ юлламасы!

Бүген, Раҗәб аеның 21нче көнендә (1нче февральдә), “Татмедиа” бинасында “Татарстанда җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен үткәрү турында” матбугат конференциясе узды.  Журналистлар белән очрашуда Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, Кукмара районының Туембаш авылыннан бәйгедә узган ел җиңү яулаган Миләүшә Сәетова катнашты. Кунаклар чираттагы бәйге, аерым алганда, проектның максатлары һәм бурычлары турындагы сорауларга җавап бирде, шулай ук узган елгы бәйгенең кызыклы проектлары һ.б. турында сөйләде. 

Быел Татарстан мөфтияте 39 көннән җитәчәк изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарының иң матур бизәлештә ярышу буенча икенче тапкыр “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр. Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Бәйге 2024 елның 1 мартыннан 9 апрельгә кадәр 4 этапта үткәрелә:

1 этап (2024 елның 1 мартыннан 10 мартына кадәр) – гаризалар кабул итү (бәйгедә катнашу өчен гаризалар тапшыру);

2 этап (2024 елның 10 мартыннан 20 мартына кадәр) – сайлап алу (бәйге финалында катнашу өчен иң яхшы 10 эшне сайлап алу);

3 этап (2024 елның 20 мартыннан 30 мартына кадәр) – бәяләү (финалга чыккан 10 эш арасында җиңүчеләрне ачыклау);

4 этап (2024 елның 9 апреле) – йомгаклау (бәйге нәтиҗәләрен чыгару).

Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм фотосурәтләрне электрон форматта  https://muslimmol.ru/nurlyramazan сылтамасы буенча җибәрергә кирәк булачак. Анда оешма җитәкчесенең исем, фамилиясе һәм атасының исемен, оешманың атамасын, төгәл адресын, элемтәгә керү өчен контактларны күрсәтү зарур. Өстәмә мәгълүматны +79270333142 номерына тоташкан WhatsApp яки Telegram мессенджерлары аша белешергә мөмкин.

Иң яхшы тышкы бизәлеш түбәндәге күрсәткечләр буенча сайлап алыначак:

- ислам һәм Рамазан ае символикасын куллану;

- гадәти булмау һәм яңалык өстәү;

- масштаблык;

- эстетик күркәмлек;

- бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү;

- ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану.

Бәйгенең барышы һәм нәтиҗәләре белән Нәзарәт сайтында танышып барыгыз!

Оештыру мәсьәләләре буенча (843)237-86-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә (9:00-дән 17:00-гә кадәр) мөмкин.

Бәйгедә катнашу шартлары – Нигезләмәдә.

Белешмә.

2023 елда бәйгедә барлыгы 27 объект катнашты. Дин кардәшләребезне 18 мәчет (Казан, Яр Чаллы, Лаеш, Мөслим, Буа, Әлмәт, Кукмара, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Мамадыш, Яшел Үзән, Югары Ослан, Саба, Әгерҗе, Башкортостан), Казандагы 2 җәмәгать туклануы урыны – “Туган авылым” комплексы һәм "МануФактура" кәһваханәсе, мөселман товарлары һәм автозапчастьлар сатучы 2 кибет (Саба һәм Яшел Үзән) һәм хәтта Алабугадагы “Олимп” спорт мәктәбе, Кукмара районындагы шәхси йорт һәм Казандагы “Мирас” шәхси балалар бакчасы якты итеп бизәлеп каршы алды. Моннан тыш, “Хозур” нәшрият йорты һәм “Зәкят” хәйрия фонды да бизәлде. 

Конкурстан тыш бәйгегә үз эшләрен Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы мөхтәсибәтенең Октябрьский бистәсе мәчете, Алексеевск мәчете янындагы ашханә һәм “Амаль” финанс йорты да тәкъдим итте. Изге аебызны хөрмәтләп, Казанның “Иске шәһәр” префектурасы да Каюм Насыйри урамын бизәде.

Бәйгенең абсолют җиңүчесе булып Кукмара районының Туембаш авылындагы шәхси йорт хуҗалары – Сәетовлар гаиләсе танылды. Аларга Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторыннан хаҗга юллама сертификаты тапшырды. Бу объект барлык сайлап алу критерийларына җавап бирә: ул бизәлештә ислам һәм Рамазан ае символларын кулланган; гадәти булмаган бизәлеш; эстетик күркәмлеккә һәм мәгънәви төсмерләргә ия; хәзерге заман технологияләрен файдаланган. Әлеге шәхси йорт көндезен һәм төнлә бөтен урамны гирляндалар һәм "Рамазан – 2023" язуы белән яктыртып тора. Шулай итеп, барлык авыл халкына изге айның кыйммәтләрен искә төшерә.

Лаеш мөхтәсибәте мәчете (ул башкалардан колачлылыгы һәм мәгънәви төсмерле булуы белән аерылып тора) һәм Казанда "МануФактура" кәһвәханәсе (аның керү юлы дизайнерлы бәйрәмчә бизәлеш белән яктыртылган) лауреат дип табылды. Алар дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана