Казанда татар теле, ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Олимпиада ачылды

25 апрель 2024 ел 11:47
Казанда татар теле, ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Олимпиада ачылды

Бүген, Шәүвәл аеның 16нчы көнендә (25нче апрельдә), Россия ислам институты бинасында Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча IV Республикакүләм олимпиада, урта һөнәри ислам уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча төбәкара Олимпиада үтә. Әлеге ике Олимпиадада үз көчләрен сынарга илебезнең һәм республикабызның төрле мөселман уку йортларында белем алучы 64 егет һәм кыз килде. Шуның яртысы – татар теле һәм әдәбият, татар халкы тарихы буенча катнашачак. Катнашучыларның географиясенә килгәндә, Татарстаннан тыш, Башкортстан Республикасы, Оренбург, Пермь өлкәләреннән, Мәскәүдән килүчеләр бар.

Барлык катнашучыларны Татарстан Мөфтиенең урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин сәламләде, ул әлеге чараларның мөһимлегенә тукталды, студентларны белемнәрне сынау, кызыксыну, танып белү сәләтен арттыруга юнәлтелгән чараларда актив катнашырга чакырды. Россиянең ислам югары уку йортлары арасында Олимпиадалар үткәрү тәҗрибәсен дәвам итеп, соңгы елларда мәдрәсәләр арасында да Олимпиада үткәрелә башлавын ассызыклады. Татар теленә килгәндә, тарихи яктан караганда, Үзәк Россиядә мәчетләрнең татар сәүдәгәрләре тарафыннан салынуын, аларның бүгенге көндә татар телен камил белүче дин белгечләре белән тәэмин ителүе мөһим булуын билгеләп үтте. Бүген студентларның татар теле, әдәбият һәм татар тарихыннан алган белемнәрне практикада куллана белү дәрәҗәсе дә ачыкланачак, фәнни эшчәнлек алып бару, сөйли белү сәләтләре дә сыналачак. Татар теле олимпиадасының Габдулла Тукайның туган көне – Туган тел көне алдыннан үткәрелүе дә үзенчәлекле.

Жюрида РИИ һәм КИУ остазлары, мәдрәсә укытучылары эшли. Олимпиада тестлары гарәп теле буенча бары язма рәвештә, ә абсолют (дисциплинаара) номинация буенча эшләр компьютерда башкарыла, ә менә әдәбият буенча сынау бирүче егетләр хәтта телдән вәгазь сөйләп күрсәтәләр.

Һәр катнашучыга “Россия ислам тарихы” һәм “Татар теле” дәреслекләре бүләк ителәчәк, ә җиңүчеләр бүләк сертификаты алачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча төбәкара олимпиада өч юнәлештә: ислам хокукы (гыйбадәт, мөгамәләт), гарәп теле һәм ислам гакыйдәсе, Коръән һәм хәдис гыйлемен үз эченә алган абсолют (дисциплинаара) номинациядә уза.

Барлык җиңүчеләр көн ахырына билгеле булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана