“Гаилә” мәчетендә “Син һәм Мин” танышу кичәләре башлана

01 февраль 2024 ел 15:06
“Гаилә” мәчетендә “Син һәм Мин” танышу кичәләре башлана

Бүген, Раҗәб аеның 21нче көнендә (1нче февральдә), Казанның “Гаилә” мәчетендә “Син һәм Мин” дип исемләнгән яңа проект башлана, әлеге чарада 25-35 яшьлек ялгызлар бәхетле гаилә кору өчен таныша алачак. Танышу кичәсе Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2нче йорт адресы буенча 18:30 сәгатьтә башлана.

Танышу кичәсе барышында катнашучылар “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан ир һәм хатын сайлау буенча үгет-нәсыйхәтләр ишетә алачак.

Катнашучылар өчен гадәти булмаган форматта гаилә тормышы процессында барлыкка килергә мөмкин булган психологик тренинглар һәм ситуацион модуляцияләр, шулай ук проектта катнашучылар өчен бик файдалы булачак “Soft-skills”, “Тәнкыйди фикерләү” һәм “Эмоциональ интеллект” блокларыннан күнегүләр үткәреләчәк.

Язылу өчен телефоннар: 89230346535 Диләрә, 89375273096 Динар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана