2024 елда хаҗ оештыру мәсьәләләре буенча Хаҗ буенча советның эшлекле киңәшмәсе узды

05 февраль 2024 ел 11:46
2024 елда хаҗ оештыру мәсьәләләре буенча Хаҗ буенча советның эшлекле киңәшмәсе узды

Раҗәб аеның 21нче көнендә (1нче февральдә) Мәскәүдә 2024нче елда хаҗ оештыру мәсьәләләре буенча Хаҗ буенча советының эшлекле киңәшмәсе узды. Көн тәртибендә төп мәсьәлә булып 2023нче елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм 2024нче елда хаҗ буенча оештыру мәсьәләләре турында фикер алышу торды.

Утырыш Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары, РФ Хөкүмәтенең дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссиясенең хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкиле Ильяс Умаханов рәислегендә мөфтиләр, Диния нәзарәтләре җитәкчеләре һәм Россиядәге хаҗ операторлары катнашында узды. Алар арасында Татарстан Республикасындагы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов та бар иде.

Киңәшмә барышында 2024нче елда хаҗ кылуның төп күрсәткечләре каралды, хаҗ сезонына туроператорларны әзерләү һәм аларның җаваплылыгын арттыру, бөтен Россиягә каралган квотаны бүлү, 2024нче елда Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында Россия хаҗиларының хаҗ кылу шартлары турында төзелгән Килешү кысаларында хаҗиларның Согуд Гарәбстаны Корольлегендә хаҗ кылуын оештыруны камилләштерү белән бәйле темалар каралды.

2024нче елда Россиянең Хаҗ миссиясе каршында хаҗиларны теркәүнең цифрлы платформасы белән идарә итү өчен эшче төркем булдыру турында Карар кабул ителде.

Киңәшмәдә 2024нче елда хаҗ сезонына Россия өчен 25 000 квота бүлеп бирелүе искәртелде. Квоталар, Нәзарәтләр арасында бүленеп, алар, үз чиратында, хаҗ оештыру өчен вәкаләтләрне аккредитацияләнгән хаҗ операторларына тапшыра. 

Быел хаҗ оештыру белән бәйле мәсьәләләр бик кыска вакыт эчендә хәл ителергә тиеш: хаҗ кылырга теләүче гражданнар һәм хаҗ операторлары арасында килешүләр тиз арада – шушы атналарда төзелергә тиеш! 

2024нче елда хаҗны яңа үрнәктәге 10 елга исәпләнгән биометрик чит ил паспортлары булган кешеләр генә кыла алачак.

Быел Согуд Гарәбстаны барлык хаҗиларның илгә бары тик хаҗ визалары белән керүен дә ныклап күзәтеп торачак. Турист визалары буенча илгә кереп, хаҗ йолаларын башкаручы сәяхәтчеләргә штрафлар салыначак.

Хаҗиларның Согуд Гарәбстаны территориясенә керү вакыты – 2024нче елның 9нчы маеннан 10нчы июненә кадәр, ә илдән чыгу вакыты 2024нче елның 20нчы июненнән 21нче июленә кадәр дип билгеләнгән. 

Быел Татарстанга хаҗ кылу өчен 1800 кешелек квота бүлеп бирелгән. 

Киңәшмә ахырында узган бүләкләү тантанасында Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары, РФ Хөкүмәтенең дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссиясенең хаҗ эшләре буенча вәкаләтле Ильяс Умаханов Татарстан Республикасындагы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитовны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана