Казанда кызлар арасында II Бөтенроссия Коръән бәйгесе узачак

04 март 2024 ел 16:54
Казанда кызлар арасында II Бөтенроссия Коръән бәйгесе узачак

2024 елның 9-10 мартында Казан ислам университетының Коръән хафизларын әзерләү үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә кызлар арасында «Коръән мәхәббәт белән» дип исемләнгән II Бөтенроссия Коръән конкурсын үткәрәчәк.

Бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен арттыру, Коръән өйрәнүгә омтылышны үстерү һәм аны ятлауда казанышларны хуплау максатыннан үткәрелә.

Конкурс 4 номинациядә узачак:

- 2 җүзне белү (14 яшькә кадәр);

- 3 җүзне белү;

- 8 җүзне белү;

- 15 җүзне белү.

Бәйге 2 этапта узачак: сайлап алу туры - 9 мартта, ә төп этап һәм җиңүчеләрне бүләкләү 10 мартта булачак. Матбугат чаралары вәкилләрен әлеге чараны яктыртырга чакырабыз. Аккредитация +7 953 480-70-01 телефоны аша уздырыла (Закирова Елена Константиновна). Әлеге чараның вакыты һәм урыны: 10 мартта 15:30 сәгатьтә «Корстон» бизнес үзәгенең «Пушкин» залында.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана