Мөфти Камил хәзрәт Катар Әмире ифтарында катнашты

19 март 2024 ел 09:29
Мөфти Камил хәзрәт Катар Әмире ифтарында катнашты

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин - рәсми эш сәфәре белән Катар дәүләтенең башкаласы Доха шәһәрендә. Биредә ул Рамазан аеның 8нче көнендә (18нче мартта) Катар Әмире Шейх Тамим бин Хәмәд Ал-Тани тарафыннан оештырылган авыз ачу мәҗлесендә катнашты. Әлеге рәсми ифтарга Камил хәзрәт Татарстан Рәисе йөкләмәсе белән барды, дәүләт башлыгыннан Рөстәм Миңнехановка чакыру килеп ирешкән иде. Камил хәзрәт Рөстәм Нургали улы исеменнән Әмиргә сәламнәр җиткерде, ул үз чиратында шулай ук Рәискә җылы сәламен тапшырды.

Доха шәһәренә сәфәре кысаларында Мөфти шулай ук татар студентлары һәм Россия Федерациясенең Катардагы Илчелегенең консуллык бүлеге мөдире Рамил Бикмуллин белән очрашу үткәрде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана