"Рамазан – изге гамәлләр ае": "Зәкят" фонды беренче ункөнлектә 200 гаиләгә һәм 5 авыру кешегә ярдәм күрсәтте

20 март 2024 ел 14:42
"Рамазан – изге гамәлләр ае": "Зәкят" фонды беренче ункөнлектә 200 гаиләгә һәм 5 авыру кешегә ярдәм күрсәтте

Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны  дәвам итә. 

Изге айның беренче 10 көнендә, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, мөфтиятнең "Зәкят" хәйрия фондында 4 авыру баланы һәм 1 олы кешене дәвалау өчен акча җыелды. Шулай ук 200 мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмалары алырга өлгерде.

«Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясендә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез һәм изге айда бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә чакырабыз.

Белешмә.

"Рамазан – изге гамәлләр ае" дип исемләнгән хәйрия марафоны ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана