Мөфти Буа мөселманнары белән очрашты

27 март 2024 ел 20:10
Мөфти Буа мөселманнары белән очрашты

Рамазан аенда Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан районнарына эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Бүген, Рамазан аеның 17нче көнендә (27нче мартта), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Буа мөхтәсибәтендә булды. Биредә аны Буа районы имам-мөхтәсибе һәм Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Илмир хәзрәт Хәсәнов каршы алды. Очрашу барышында мөхтәсибәтнең һәм мәдрәсәнең 2023-2024нче еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Шуннан соң Илмир хәзрәт Мөфтигә мәдрәсә янында урнашкан «Илһам» балалар үзәгенең яңа бинасын күрсәтте. 2023нче елның 4нче сентябрендә үз ишекләрен ачкан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үсеш үзәге бүгенге көндә 30лап баланы кабул итә. Имам-мөхтәсиб үзәкне алга таба үстерү буенча планнарын тәкъдим итте, ә кечкенә шәкертләр “Сәхәр һәм авыз ачу йоласы” сәхнә күренеше белән сөендерде. Чара ахырында "Илһам" үзәге балаларына бүләкләр тапшырылды.

Очрашу барышында Илмир хәзрәт Хәсәнов шулай ук Буа мәдрәсәсенең яңа комплексын тәкъдим итте.

Аннары җитәкчеләр Буа районының Карлы авылына юл тотты, биредә район башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов исеменнән ифтар узды. Чарага 80гә якын кеше – имамнар һәм авыл мәчетләре активистлары җыелды.

Ифтар мәҗлесен район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов алып барды. Әлеге чарада җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән районның төрле оешмалары җитәкчеләре, иганәчеләр катнашты. Чакырылган кунаклар арасында Үзәкләштерелгән дини оешма Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Ульяновск өлкәсе татар автономиясе рәисе Рафаэль Нәҗметдинов, шулай ук Татарстан мөфтиятенең рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Ранис Вахитов һәм якын-тирә район имам-мөхтәсибләре бар иде.

Кояш баю белән ифтарда катнашучылар Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ахшам намазы укыды, ә аннары ифтар кылу залына юнәлде. Ифтар барышында Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, шулай ук изге гамәлләрнең кабул ителүен һәм гөнаһларның ярлыкануын сорап дога кылды.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, Рамазан ае башланганнан алып Камил хәзрәт Казан, Түбән Кама, Аксубай, Теләче һәм Лаеш районы мөселманнары белән очрашырга өлгерде. Очрашулар дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана