«Казан Экспо» үзәгендә 12нче Республикакүләм ифтарны уздырган вакытта куркынычсызлык чараларын көчәйтәләр

28 март 2024 ел 09:55
«Казан Экспо» үзәгендә 12нче Республикакүләм ифтарны уздырган вакытта куркынычсызлык чараларын көчәйтәләр

29 мартта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә 12нче Республикакүләм ифтар узачак. «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә чараларны оештырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре өстенлекле характер ала. Техник җиһазлау күзлегеннән караганда, комплекста заманча видеокүзәтү системалары, аркалы металлодетекторлар, рентген-телевизион җайланмалар эшли. Белдерү ясау, сигнализация, янгын сүндерү системалары расланган тәртипләр буенча тикшерелеп тора. «Казань Экспо» үзәгендә берничә тапкыр төрле хезмәтләр һәм ведомстволар үзләренең команда-штаб укуларын уздырды һәм үзара багланышларның тәртибен тикшереп карады.

12нче Республикакүләм ифтарын оештыручылар белән килештереп, чара вакытында шәхси саклау оешмасы хезмәткәрләрнең саны арттырылды, алар үз хезмәтләрен төп бинаның эчендә дә, шулай ук комплексның бөтен җирлегендә дә башкарачак. Күрсәтмәләр нигезендә, комплекс җирлегенә кертү өчен тыелган предметлар исемлеге киңәйтелде һәм тулыландырылды. Ифтарны әзерләү барышында хокук саклау органнары белән һәрдаим багланышлар алып барыла.

Куркынычсызлык чараларын көчәйтү сәбәпле, шулай ук кунаклар ифтар вакытында үзләрен уңайлы хис итсен өчен, оештыручылар кичәгә алдан килергә чакыра. Хокук саклау органнары белән килешеп, аерым торган павильонда ифтарга кергәнче тикшерү эшләре алып бару турында карар кылынды. А кластеры янына килү чикләнәчәк. Ифтар уздырыла торган урынга иртәрәк килү «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә кергәндә озын чиратлар булдырмаска һәм барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирәчәк. 

Кунаклар өчен Республикакүләм ифтарына керү сәгать көндезге өчтән (15:00) оештырылачак. Бу вакытта фойеда гардероблар һәм хәләл ярминкә эшли башлаячак, шулай ук икенде намазын уку мөмкинлеге дә каралачак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана