Махсус хәрби операция ветераннары Мөфти Камил хәзрәткә һәм Нәзарәткә Татарстан сугышчыларына гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде

28 март 2024 ел 14:50
Махсус хәрби операция ветераннары Мөфти Камил хәзрәткә һәм Нәзарәткә Татарстан сугышчыларына гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде

Бүген, Рамазан аеның 18нче көнендә (28нче мартта), Татарстан мөфтиятендә “Сугыш хәрәкәтләре ветераннары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе һәм ТР Министрлар Кабинеты Координация советы президиумы әгъзасы Рөстәм Равилов һәм махсус хәрби операциядә катнашучы, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Батырлык ордены кавалеры Ирек Хәсәнов булды. Нәзарәттә кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте.

Очрашу барышында хөрмәтле кунаклар ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән һәм Татарстан мөселманнарыннан республикадан мобилизацияләнгән солдатлар өчен махсус хәрби операция зонасына биш гуманитар йөк илтеп кайтуны оештырганы өчен Камил хәзрәткә рәхмәт белдерде. Бу хезмәте өчен Рөстәм Равилов Сугыш хәрәкәтләре ветераннары берләшмәсе бүләкләрен — “Махсус хәрби операциягә ярдәм өчен” медальләрен һәм Мөфти хәзрәткә, шулай ук гуманитар ярдәмнәрне илтеп кайтуда катнашкан Мөфтият хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләрдә аларның фронтка ярдәм күрсәтүгә керткән өлеше билгеләп үтелә: “Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү буенча махсус хәрби операциядә катнашучы Россия Федерациясе Кораллы көчләр министрлыгының мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләренә бәяләп бетергесез ярдәм һәм хәйрия ярдәме күрсәткән өчен».

Исегезгә төшерәбез, 2024нче елның февралендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә һәм төбәк казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин катнашында ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга рухи һәм гуманитар ярдәм күрсәтү өчен махсус хәрби операция зонасына эшлекле сәфәр кылды. Әлеге командировка нәтиҗәсендә мөфтият тарафыннан Луганск Халык Республикасы юнәлешендә урнашкан хәрби бүлекчәгә 5нче гуманитар йөк тапшырылды. Хәрби частьнең 90 проценты Татарстан солдатларыннан тора, алар арасында намаз укучы мөселманнар да бар. Якын арада җибәрү өчен чираттагы гуманитар йөк әзерләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана